Бүген, 22 августта, Казанда 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты кысаларында «Бер мәктәп - бер ил» белем бирү программасы старт ала. Казанның һәм Татарстанның 58 мәктәбендә WorldSkills International илләренең милли җыелма командалары вәкилләре булачак.
Республика уку йортларында кунаклар оештыручы ил буларак Россиянең мәдәни үзенчәлекләре белән танышачаклар, үз илләренең мәдәнияте турында сөйләячәкләр, шулай ук укучылар өчен чемпионат компетенцияләре буенча мастер-класслар уздырачаклар.