Казаннан сигезенче сыйныф укучысы информатика буенча юниорларның Европа олимпиадасында Россия данын яклаячак

2019 елның 23 августы, җомга

Казаннан сигезенче сыйныф укучысы Булат Харисов Россия җыелма командасы составында информатика буенча юниорларның Европа олимпиадасында катнашачак. Бу хакта Татарстан Элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Милли җыелма команда әгъзаларын Иннополис университеты базасында сайлап алдылар һәм ярышларга әзерләделәр. Харисовтан тыш,  Чиләбедән Даниил Клищ, Мәскәүдән Николай Павлек һәм Дмитрий Галатенко да катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International