Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында булдылар. Югары делегация WorldSkills Россия җыелма командасының әзерлек базасы булган техникум эше белән танышты.
Техникумның уку сыйныфларын карау барышында Медведевка студентлар берничә югары технологияле компетенциядә - "Веб-дизайн һәм эшләнмә”,"Бизнес өчен программа чишелешләре” һәм “Мобиль робототехника" әзерләнү полигоны эшен күрсәттеләр.