Рособрнадзор физкультура буенча белем сыйфатының милли тикшеренүенә нәтиҗәләр ясады, дип хәбәр итә Рособрнадзор матбугат үзәге.
Тикшеренү 2019 елның 8-12 апрелендә Россиянең 31 төбәгендәге 300дән артык мәктәпнең 6 һәм 10 нчы сыйныф укучылары арасында үткәрелде. Тикшеренүдә физкультура белән шөгыльләнү өчен төп медицина төркеменә караган 15 мең алтынчы сыйныф укучысы һәм 8 меңнән артык унынчы сыйныф укучысы катнашты.