Яңа уку елында Казанның икенче сыйныф укучыларына яшь эколог көндәлекләре таратылачак, алар укучыларны табигатькә сакчыл карарга өйрәтәчәк.
Шулай ук Казанның 19 мең беренче сыйныф укучысына «Игелекле эшләр көндәлеге» бүләк итәчәкләр, анда балалар үзләренең изге эшләрен яза алачак. "Игелекле эшләр көндәлеге” 2016 елның сентябреннән шәһәр хакимияте ярдәме белән "Игелекле Казан" проекты кысаларында тормышка ашырыла һәм балаларны игелекле эшләргә мотивацияләү системасы булып тора.