Россиянең милли җыелма командасы, һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45 нче дөнья чемпионатында 22 медаль яулады, ул медаль зачетында үзенә икенче урын алды.
«Нәтиҗә бик яхшы, узган ярышлар белән чагыштырганда, барлык компетенцияләр буенча да диярлек мондый дәрәҗәдәге сикереш сизелерлек. Без сезнең белән горурланабыз», - дип котлады Россия Президенты Владимир Путин ил җыелма командасын.
Россия җыелма командасы 14 алтын, 4 көмеш, 4 бронза, 25 медальон яулады.
Гомуми медаль зачетында ил җыелма командасы икенче урынны алды. Беренче урынны Кытай җыелма командасы алды, ә өченче урында — Көньяк Корея җыелма командасы.