World Adolescent Robot Contest 2019 Бөтендөнья робот техникасы буенча ярыш Кытайда WRO (Бөтендөнья робот техникасы олимпиадасы) форматында узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Project Alpha командасы составында Н.И. Лобачевский исемендәге лицейның 7 сыйныф укучысы Никита Быльнов мактаулы өченче урынны алды.
World Adolescent Robot Contest Кытайның Чунцин шәһәрендә үткәрелде. Бу чара технологияләр һәм робот техникасы белән кызыксынучы яшьләрне берләштерә. Россия данын ярышларда Казан, Буа, Новосибирск һәм Новороссийсктан 3 команда яклады. Чара нәтиҗәләре буенча Project_Alpha командасы составында Н.И. Лобачевский исемендәге лицейның 7 сыйныф укучысы Никита Быльнов WRO Regular Junior High категориясендә мактаулы өченче урынга лаек булды.
Аңа ярышларга әзерләнергә тренеры - Татарстан Республикасында IT-белем бирүне үстерү проектларының төбәк менеджеры, КФУны тәмамлаган Роман Соловьев ярдәм иткән. Әзерлек әле бу елның февраль аенда ук башланган булган.
«Аның төпле киңәшләре, профессионализмы, шулай ук үз тырышлыгым нәтиҗәсендә безнең барысы да уңышлы килеп чыкты! Мондый чараларда катнашу миңа робот техникасында тәҗрибә генә түгел, ә бәлки катлаулы ярыш шартларында мәсьәләләрне тиз арада хәл итә белү осталыгын да арттыру, дип тәэсирләре белән уртаклашты Никита. - Ярыш рухы, бөтен дөньядан мавыгулы кешеләр белән аралашу мөмкинлеге минем өчен бик мөһим».