Казан лицеисты Булат Харисов информатика буенча Европа олимпиадасында алтын медаль яулады

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Казан лицеисты Булат Харисов информатика буенча Европа олимпиадасында алтын медаль яулады.

Словениядә информатика буенча Европа олимпиадасында катнашкан 23 ил арасында, Румыния программистларыннан аз гына калышып, Россия гомумкоманда зачетында 2 нче урынны яулады.

Словениядән алтын медальләрне казанлы Булат Харисов һәм Чиләбедән Даниил Клищ алып китә. Олимпиадада Әрмәнстан, Әзербайҗан, Бельгия, Болгария, Хорватия, Кипр, Эстония, Франция, Грузия, Греция, Венгрия, Латвия, Литва, Молдова, Төньяк Македония, Польша, Румыния, Россия, Сербия, Словакия, Словения, Төркия һәм Украинадан килгән 86 программист катнашты. Россия җыелма командасын ярышларга Иннополис Университеты әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International