РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы: Татарстанны WorldSkills Kazan 2019га әзерләү-идеаль

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Россия мәгариф министры Ольга Васильева Татарстанның һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына әзерлеген югары бәяләде.

“Мин чемпионатка әзерлекне һәм аны уздыруны бик югары бәялим, - диде Ольга Васильева. - Гомумән, әзерлек идеаль".

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, Казанда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында 88 илдән 271 мең кеше булган.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Татарстан башкаласында 22-27 августта узды. Анда 63 илдән 1,3 меңнән артык яшь профессионал катнашты, алар 56 компетенциядә көч сынашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International