Яңа уку елында Алабуга мәктәпләрендә «Мәгариф» милли проекты кысаларында куелган бурычларны тормышка ашыруга басым ясалачак. Сыйныф җитәкчеләре эшенә төп урын биреләчәк.
Традиция буенча, яңа уку елы алдыннан планнар буенча фикер алышу өчен Алабуга укытучылары мәдәният сараена җыелды.