БДИ-2020: Төп үзгәрешләр

2020 елның 8 гыйнвары, чәршәмбе

Әлегә БДИ тапшырасы фәннәрне билгеләмәгән укучылар моны 1 февральгә кадәр эшләргә тиеш.
Быел БДИны 670 меңгә якын чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырачак (алар декабрьдә йомгаклау иншасын язган инде). Иң мөһиме, шуны эйтергә кирәк- имтихан эчтәлегендә узган ел белән чагыштырганда җитди үзгәрешләр булмаячак. Шуңа да карамастан, алдынгы технологияләр куллану дәвам итә. Хәзер кайбер төбәкләрдә БДИда хокук бозучыларны "тотарга" нейрочелтәр ярдәм итәчәк: камералар автоматик режимда шикле гамәлләрне теркәп барачак, ә "акыллы" программа күзәтүче кешегә сигнал бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International