IX сыйныфлар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенең яңа расписание проекты әзерләнде

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

IX сыйныфны тәмамлаучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенең яңа расписание проекты әзерләнде. Төп дәүләт имтиханы һәм дәүләт чыгарылыш имтиханының төп вакыты быел 8 июньнән 31 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Имтиханнарны сентябрь аенда өстәмә вакытта кабат тапшырып булачак. Әйтик, укучылар 4 сентябрьдә өстәмә вакытта – рус теле, 7 сентябрьдә математика кебек фәннәрдән сынау бирәчәк.

Өстәмә вакытта имтиханнар үткәрү өчен резерв көннәр билгеләнгән. Аерым алганда, 14 сентябрьдә – рус теле, 15 сентябрьдә – математика, 18 сентябрьдә рус теле һәм математикадан имтихан тапшыру каралган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International