Татарстан Республикасында эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә 2020 елның гыйнвар аенда старт алган һәм педагогик бергәлеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән, Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин инициативасы белән булдырылган «Земский учитель» программасы буенча гаризалар һәм документлар кабул итү сроклары 2020 елның 30 июненә кадәр озынайтылды.
Конкурста сайлап алуга гаризаларны урта һөнәри яисә югары белемле һәм квалификация таләпләренә һәм һөнәри стандартларга җавап бирә торган, 50 яшькә кадәрге, шул исәптән педагогик эшчәнлек стажы булган укытучылар бирә ала. Катнашу шартлары буенча авыл укытучысының атналык укыту сәгатьләре 18 сәгатьтән ким булмаска тиеш.
Сайлап алганнан соң 13 җиңүчене билгеләячәкләр. Алар бер тапкыр түләнә торган 1 миллион сум компенсация алачак.
Программада катнашу шартлары һәм тулырак мәгълүмат түбәндәге сайтларда урнаштырылган:
1. «Земский учитель» Бөтенроссия мәгълүмат порталы https://zemteacher.edu.ru/.
2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында: «Эшчәнлек» - «Программа, проектлар һәм чаралар» - «Земский учитель» программасы» бүлегендә.
3. «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе сайтында - http://www.irort.ru/.