"Фән" телеканалында "Фәнне төшер" конкурсына старт бирелде

2020 елның 17 апреле, җомга

"Фән" телеканалы "Викимедиа РУ" белән берлектә "Фәнне төшер" конкурсына фото- һәм видеоэшләр кабул итә башлады. Җиңүчеләрнең сурәтләре "Википедия" мәкаләләрен тулыландырачак, видеоның иң яхшы фрагментлары эфирга эләгәчәк, ә конкурста катнашучыларның берсе "Фән" каналында алып баручы булу мөмкинлеге алачак.
Кулланучылар видеороликлары һәм фотосурәтләре конкурсы фәнни белемне популярлаштыру белән кызыксынучы видеоблогерларга, телевизион журналистларга, галимнәргә, студентларга юнәлдерелгән.
2017 елда башланып киткән конкурста 1500 автор катнашты, алар 4000нән артык эш җибәрделәр. Проект 6 илдән һәм 227 шәһәрдән катнашучыларны җәлеп итте, ә иң яхшы эшләр цифрлы ресурсларда һәм "Фән" телеканалы эфирында күрсәтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International