ТР җыелма командасы әгъзалары өчен WorldSkills стандартлары буенча белем бирү вебинарлары башланды

2020 елның 17 апреле, җомга

Татарстан Республикасы җыелма командасы әгъзалары өчен WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча вебинарлар башланды.
Катнашучыларга барлык вебинарларга да керергә тәкъдим ителгән, әмма ун тема арасыннан алтысы мәҗбүри. Экспертлар шулай ук барлык вебинарларда да катнаша алачак.
Белем бирү чараларын Татарстан Республикасы җыелма командасы психологлары алып бара. Җыелма команда әгъзаларының вебинарларда катнашуы катгый күзәтелеп торачак.
Чаралар Zoom мәйданчыгында уза. Катнашучылар алган белемнәрне алга таба ныгыту өчен вебинар язмасын ала, шулай ук видеоэлемтә буенча алып баручыга сораулар бирә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International