Татарстанда быел авыл җирлегендә урнашкан алты мәктәпнең спорт залларын 8,6 млн. сумга ремонтлау планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында хәбәр итте.
С.Андреев сүзләренчә, республиканың авыл җирлегендә урнашкан 860 мәгариф оешмасында спорт заллары бар, шуларның 81енә ремонт таләп ителә.
«Федераль финанслау нәтиҗәсендә 2014 елдан 2019 елга кадәр авыл җирлегендә урнашкан мәгариф оешмаларының 122 спорт залы ремонтланды, гомуми сумма 187 млн. сум тәшкил итте», - дип билгеләп үтте ул.
Шул ук вакытта Андреев шәһәр мәктәпләренең спорт залларын, бигрәк тә иске биналарда урнашканнарын ремонтлау мәсьәләсе дә актуаль булып кала, дип ассызыклады.
«Республикада мәгариф оешмаларын капиталь ремонтлау программасы ел саен гамәлгә ашырыла, аның кысаларында шулай ук спорт залларын ремонтлау каралган. 2017 елдан 2019 елга кадәр программа буенча гомуми белем бирү оешмаларының 26 спорт залы ремонтланды, гомуми суммасы 40 млн сумнан артык», - диде ул.