16 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең "Кванториум" балалар технопаркы «Карталар фестивале» II Бөтенроссия бәйгесен үткәрде.
Россиянең 16 шәһәреннән конкурста катнашучылар дистанцион форматта очрашты. Быел конкурс географиясе Татарстаннан алып Сахалинга һәм Камчаткага кадәр җәелде, ә конкурска барлыгы 50дән артык эш җибәрелгән иде, анда 115 кеше катнашты.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы командасы «Экологик карта», «Стандарт булмаган чишелеш» һәм «Раллиның креатив маршруты» номинацияләрендә беренче өч урынны алды.
«Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына карта» һәм «Иң яхшы тикшеренү эше» номинацияләрендә Төмән командалары җиңүче булды.
«Стандарт булмаган чишелеш» һәм «Өстәмә һәм виртуаль чынбарлык технологияләрен кулланып инновацион карта» номинациясендә Көньяк Сахалин командалары җиңүче булды.
Ә «Карталар фестивале» конкурсының Гран-приена Төмән шәһәре укучылары лаек дип табылда. Алар жюри хөкеменә «Төмән шәһәре тарихында Бөек Ватан сугышы» картасын тәкъдим итте.