Күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган югары сыйныф укучылары ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча дистанцион уку өчен планшетлар алдылар.
6 нчы апрельдән республиканың барлык мәктәп укучылары да дистанцион режимда белем ала. Безнең районнан төп дәүләт имтиханы һәм бердәм дәүләт имтиханы тапшыручы дүрт укучыга планшетлар бирелде.
- Бу күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, аларның өйләрендә дистанцион уку өчен техник мөмкинлекләр юк иде, - дип билгеләп үтте район мәгариф бүлеге башлыгы Марина Харитонова.
Техника белем бирү учреждениеләре балансына бирелә һәм мәктәп укучылары аны бушлай файдалана алалар.