Биектау районында күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдәге 48 мәктәп укучысы читтән торып белем алу өчен планшетлар алды.
Укучыларга Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча планшетлар тапшырылды. Мондый мөмкинлек аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге 9-11 сыйныф укучыларына бирелде. Алар балаларга дистанцион укуда ярдәм итәчәк.
Биектауның Г.Баруди исемендәге 4 нче мәктәбе укучысы Анастасия Зарубкина сөйләвенчә, планшет аңа укуда бик кирәк, хәзер ул бик рәхәтләнеп мәктәп программасын уңайсызлыкларсыз өйрәнәчәк.