Татарстан интерактив дәфтәр кулланучы педагоглар саны буенча топ-3 төбәк арасында

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Татарстан Skysmart (Skyeng компаниясенең мәктәп юнәлеше) һәм "Мәгариф нәшрияты" АҖ интерактив эш дәфтәрен кулланучы мәктәп укытучылары саны буенча Россиянең топ-3 төбәге арасына керде.
Республикада 18 мең педагог интерактив дәфтәр куллана - бу күрсәткеч буенча республика Федерация субъектлары арасында икенче урында тора.
Беренче урында - Мәскәү, анда 34 мең мәктәп укытучысы куллана. Өченче урында - Санкт-Петербург, биредә 17 меңнән артык укытучы интерактив дәфтәр белән эшли. Хәзерге вакытта платформаны бөтен илдән 337 меңнән артык укытучы һәм 400 мең укучы куллана башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International