Татарстанның Тәтеш районы укучыларын азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итәчәкләр. Аларны дүрт һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләрдән 135 укучы һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар алачак.
Район мәгариф бүлеге мәгълүматлары буенча, азык-төлек җыелмалары мәктәпләрдә бирелә башлаган инде. Ата-аналарга бирү вакыты турындагы мәгълүматны сыйныф җитәкчеләре җиткерә.