Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы «Триколор ТВ» һәм Россия Иҗтимагый телевидениесе (ОТР) белән партнерлыкта өлкән сыйныф укучыларына имтиханнарга әзерләнергә ярдәм итәчәк телепроектлар эшләтеп җибәрәчәк. Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцов Россия Хөкүмәтендә узган 2019/20 уку елында гомуми белем бирү сыйфатын бәяләү мәсьәләләренә багышланган брифинг вакытында сөйләде.
Шушы көннәрдә «Минем мәктәп online» дип аталган өлкән сыйныф укучылары өчен Россиянең иң яхшы укытучыларыннан белем бирү телепроекты старт ала. "Триколор ТВ"да мәктәп предметлары буенча 30 минутлык дәресләрнең турыдан-туры трансляциясе барачак.
27 апрельдән Россия Иҗтимагый телевидениесендә шулай ук быел имтиханнар тапшырачак өлкән сыйныф укучылары өчен 30 минутлык дәресләр күрсәтеләчәк.