“Обнимем ребёнка с книгой!” Бөтенроссия китап укучылар акциясе старт алды

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Апрель аенда “Обнимем ребёнка с книгой!” Бөтенроссия китап укучылар акциясе старт алды. Анда гаиләләр дә, мәгариф оешмалары да, шул исәптән укытучылар, өстәмә белем бирү педагоглары, китапханәчеләр, тәрбиячеләр һәм, әлбәттә, балалар үзләре катнаша ала.
Проект кысаларында төрле чаралар: «
Читающая школа» ресурсы китапханәсеннән китаплар сайлау, рус яки Россия халыкларының туган телләрендә гаилә белән китап уку фрагментларын яздырып видеоролик яки фотосурәтләр ясау планлаштырыла.
Роликның озынлыгы - өч минуттан да артык булмаска тиеш, башта гаиләне, регионны, торак пунктны, белем бирү оешмасын тәкъдим итәргә, әсәрнең авторын һәм исемен күрсәтергә кирәк.
Социаль челтәрләрдә
#Оставайсядома, #Обнимемребенкаскнигой!, #Читающаямама, #Читающаяшкола, #Семейноечтение, #детская_литература, #РШБА хештегын күрсәтеп видеоролик яки фотоны урнаштырырга тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International