2020 елда Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы регламенты үзгәртелде

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабын уздыру форматының үзгәрүе турында хәбәр итте.

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия олимпиадасы финалы үткәрелмәячәк. Россиякүләм финалга чыккан төбәкләрдәге җиңүчеләр автомат рәвештә призерлар булып калачак. Аларга моның тиешле дипломнар тапшырылачак.

Укуларын дәвам иткән калган укучылар  үз көчләрен 2021 елда сынаячак. Алар, мәктәп, муниципаль, төбәк этабында катнашмыйча, турыдан-туры финалда катнашу хокукына ия булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International