Татарстанда шәхси потенциалны үстерү буенча комплекслы программаны гамәлгә ашыру дәвам итә

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Татарстанда «Киләчәккә өлеш» Саклык банкының Хәйрия фонды инициативасы белән төзелгән шәхси потенциалны үстерү буенча комплекслы программаны гамәлгә ашыру дәвам итә.
Программа мәгариф өлкәсендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Россия Саклык банкы» ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү кысаларында гамәлгә ашырыла.
17 апрельдә республиканың 12 белем бирү оешмасыннан (10 мәктәп һәм 2 балалар бакчасы) идарә командалары программаны гамәлгә ашыруда катнашучы «Шәхси-үсеш белем бирү мохите белән идарә итү» өстәмә һөнәри программасы буенча укуларын төгәлләделәр, алар уку вакытында эшләнгән проектларны уңышлы яклап чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International