Россия студентлары беренче тапкыр һөнәри имтиханны онлайн режимда тапшырачак

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

2020 елның маенда көллият, техникум студентлары, шулай ук кайбер югары уку йортлары студентлары чыгарылыш имтиханнары белән параллель рәвештә һөнәри имтиханнар да тапшырачак, өстәвенә беренче тапкыр онлайн форматта. "Студентлар өчен һөнәри имтихан" пилот проекты - уку чорында алынган квалификацияне бәйсез бәяләү, аны Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия Хезмәт министрлыгы ярдәмендә квалификацияләр үсеше милли агентлыгы (НАРК) гамәлгә ашыра.

Узган ел пилот проектында 20 регион катнашты. 2020 елда Россиянең 29 субъектыннан 2000 студент үз квалификацияләрен расларга планлаштыра. Нәтиҗәдә, чыгарылыш укучылары кулында ике документ булачак: урта яки югары белем бирү турында диплом һәм квалификация турында таныклык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International