Казан энергоуниверситеты студентлары Бөек Ватан сугышы елларында югалган солдатның туганнарын тапкан

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Хәтер һәм дан елында студентлар отрядында катнашучылар һәм һәлак булган сугышчының туганнары геройның мәетен яңадан күмү тантанасында катнашачаклар.
КДЭУ студентлары, Бөтенроссия хәтер һәм эзләү экспедицияләре вахталарында катнашып, Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган 250дән артык солдат һәм офицер калдыкларын эзләделәр һәм аларның батырлыгын мәңгеләштерделәр. Эзләүчеләр сугыш урыннарында казу вакытында тапкан тарихи артефактлар энергоуниверситет тарихы музее экспозициясенә һәм күп кенә мәктәп музейларына тапшырылган.   Хәзер отрядта 18 студент. Алар барысы да "Эзләү фронты" эзләү мәктәбен үттеләр, аның программасында археология һәм хәрби тарих буенча лекцияләр каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International