Күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар туклану өчен компенсация алды

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Югары Ослан районында 79 укучы азык-төлек җыелмалары алды, аларның 17се мөмкинлекләре чикләнгән балалар, ә 62се күп балалы гаиләләрдән.
Азык-төлек җыелмалары - алар мәктәпкә йөрмәгән вакытта туклану өчен компенсация.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Вилен Касыймов азык-төлек җыелмасының суммасы 756 сум тәшкил итә, дип билгеләп үтте. Азык-төлек исемлегенә көнбагыш мае, чәй, шикәр комы, консерва, ярма әйберләре - барлыгы тугыз төрле продукт кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International