Рафис Борһанов туры эфирда дистанцион белем бирү турында сөйләячәк

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Бүген 13:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов белән туры эфир узачак. Әңгәмә темасы - дистанцион белем бирү:
- Татарстанда дистанцион белем бирү ничек оештырылган?
- Мәктәп укучылары ТДИ һәм БДИ ничек тапшырачак?
- Дистанцион белем алу өчен планшетлар кемгә бирелә?
«ВКонтакте» социаль челтәрендә Татарстан Республикасының рәсми бергәлегендә узачак туры эфирга теләге булган һәркем кушыла ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International