Чирмешән районының 26 мәгариф учреждениесендә 2003 укучы белем ала. Күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән 229 бала ташламаларга ия.
Мәктәпләрдә үз-үзен изоляцияләү режимы башланганнан бирле бу укучыларга 606 сумлык азык-төлек җыелмасы белән пакетлар әзерләгәннәр.
Район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова сөйләвенчә, хәзерге вакытта шулай ук калган 1774 укучыга 226 сумлык азык-төлек җыелмалары әзерләнә.