«Минем һөнәрем - минем тарихым» Бөтенроссия ачык дәресе Бөек Ватан сугышына багышланачак

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

23 апрель көнне Мәскәү вакыты белән 13 сәгатьтә Бөек Ватан сугышына багышланган «Минем һөнәрем - минем тарихым» Бөтенроссия ачык дәресе узачак. Чара Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә “ПроеКТОрия” порталы белән берлектә оештырылды.

Илебездә Бөек Ватан сугышы кагылмаган гаиләне күз алдына да китереп булмый. Безнең бабайларның һәм әбиләрнең батырлыгы берничә буын кешегә дөньяда яшәргә һәм үз киләчәген билгеләргә мөмкинлек бирде.
РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов дәреснең махсус кунагы булачак.
Дәреснең спикерлары буларак «ВКонтакте» социаль челтәренең стратегик коммуникацияләр буенча директоры Константин Сидорков, М.В. Ломоносов исемендәге МДУ классик пансионының рус теле һәм әдәбияты укытучысы Николай Пронев чыгыш ясыячак. Алар үз гаиләләренең хәрби тарихлары, ул еллардагы вакыйгалар аларның һөнәр сайлауларына ничек йогынты ясавы турында сөйләячәк.
Тамашачыларга видеомөрәҗәгать белән Россия актеры, телевидение алып баручысы, музыкант һәм продюсер Иван Ургант мөрәҗәгать итәчәк.
Спикерларга сорауларны "ПроеКТОрия" уздырган Бөек Ватан сугышы турында тарихлар конкурсында җиңүче булган егет-кызлар бирәчәк. Дәрес модераторы - теле- һәм радиотапшырулар алып баручы Антон Комолов.

Дәреснең онлайн-трансляциясе "ПроеКТОрия" порталында һәм "ВКонтакте" һәм "Одноклассники" социаль челтәрләрендәге проект төркемнәрендә карау өчен мөмкин булачак. Чараның Digital-партнеры - Mail.ru Group компаниясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International