Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы «Мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирүнең заманча механизмнарын һәм технологияләрен үстерү» ведомство максатчан программасы кысаларында грантлар алуга юридик затлар өчен ачык конкурс башлануы турында игълан итте.
Конкурста сайлап алуда җиңүчеләр федераль бюджеттан субсидияләр рәвешендә 1 млн сумнан да артык булмаган күләмдә грант алачак. Конкурс бурычларына мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналарына (законлы вәкилләренә) бушлай методик, психологик-педагогик, диагностик һәм консультатив ярдәм күрсәтүче (шул исәптән 0 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге, шулай ук сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларга да) иң яхшы тәҗрибәләрне һәм модельләрне ачыклау һәм тарату, шулай ук мондый ярдәм күрсәтү буенча консультация үзәкләре челтәрен үстерү керә.
Өч юнәлеш буенча проектларны гамәлгә ашыруга гаризалар кабул ителә. Сайлап алу критерийларының берсе - проектны һәм аның нәтиҗәләрен трансляцияләү һәм тиражлау мөмкинлеге.