Бу елның мартында Спас тармак технологияләре техникумының уку корпусында капиталь ремонт башланды. Бинаны яңарту ресурс үзәкләренә капиталь ремонт ясау буенча республика программасы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Хәзерге вакытта бөтен корпус буйлап иске агач тәрәзә блокларын пластик блокларга алыштырганнар. Бүлмәләрне һәм стеналарны урнаштырганда гипсокартон һәм криплат кебек материалларны кулланалар - болар барысы да бинага заманча төс бирәчәк.
Эшчеләр шулай ук электр чыбыкларын, җылылык, канализация, су белән тәэмин итү, вентиляцияләрне тулысынча алыштырачаклар, янгын сигнализациясен урнаштырачаклар.