КНИТУ балалар университеты мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары өчен читтән торып «Старт на все 100» олимпиадасы үткәрә

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

КНИТУ балалар университетының эш планына кертелгән «Старт на все 100» ачык олимпиадасы коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле чикләүләр аркасында 2020 елның апреленнән июнь аена кадәр дистанцион форматта оештырылачак.
Олимпиада 6-7 яшьлек мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм 1-6 сыйныф укучылары өчен үткәрелә. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар “Математика”, “Уку”, “Грамоталылыкка өйрәтү” һәм “Әйләнә-тирә дөнья” фәннәрендә ярышачак, ә укучылар үзләренең талантларын математика, рус, туган, татар һәм инглиз телләрендә күрсәтәчәкләр. Олимпиадада катнашу турында тулырак мәгълүмат КНИТУның рәсми сайтында бастырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International