Республикада төрле шәһәрләрдә һәм районнарда 12 яңа уку корпусы төзелә. Татарстанда «Мәгариф» милли проекты ярдәмендә барлыкка килергә тиешле яңа мәктәпләр төзү графикларын төгәл үтәү белән алып барыла.
ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе мәгълүматлары буенча, быел республикада гомуми белем бирү учреждениеләренең 11 мең укучысы өчен 12 уку корпусын төзиячәкләр һәм реконструкциялиләр. Икътисадый вәзгыятькә карамастан, төзелә торган мәктәпләрне финанслау күләмнәре кимемәячәк.
Мәктәпләр барлык куркынычсызлык чараларын үтәп төзелә - әлеге мәсьәлә подрядчы оешмаларның һәм күзәтчелек органнарының даими контролендә тора. Төзүчеләр хәзер каскада гына түгел, битлектә дә булу мөһим, дип шаярталар, һәм мондый чаралар эш темпларында чагылыш тапмый, дип билгелиләр.