Мәгариф министрлыгы "Земский учитель" программасы буенча заявкалар кабул итүен дәвам итә. Программада катнашучылар - ким дигәндә биш елга авыл мәктәбенә эшкә килергә теләүче укытучылар. Моның өчен алар миллион сум ала, ә Ерак Көнчыгышта компенсация күләме - ике миллион. 2020 елда ук мондый түләүләрне 1803 укытучы алачак.
"Килеп туган эпидемиологик вәзгыять "Земский учитель" программасын гамәлгә ашыруны дәвам итүгә йогынты ясамый", - дип ассызыклады мәгариф министры Сергей Кравцов. - Без һәр баланың сыйфатлы белем алуына һәм үз талантларын үстерә алуына омтылабыз. Шуңа күрә югары квалификацияле укытучыларның ерак авылларда һәм поселокларда зур булмаган мәктәпләрдә эшләве бик мөһим".
Гаризалар кабул итүнең тәкъдим ителгән вакыты - 15 апрельгә кадәр, әмма һәр төбәк төгәл датаны үзе билгели. Бөтен Россия буенча 29 472 гариза бирелгән инде. Күп укытучылар үз төбәкләреннән икенче төбәккә күчәргә тели. Мәсәлән, Амур өлкәсендә нибары өч "программа" вакансиясе калган. Благовещенск районының Марково авылы мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы вазыйфасына 21 кандидат дәгъва итә.