Казан укучылары Европа кызлар математика олимпиадасында җиңде

2020 елның 24 апреле, җомга

Казан укучылары Розалина Миргалимова һәм Ралина Йосыпова Россия җыелма командасы составында IX Европа кызлар математика олимпиадасының гомуми зачетында беренче урынны алды. Онлайн-режимда узган ярышларда җиңү өчен 53 илдән укучылар көрәште.

Кызлар Казанның 131-нче номерлы лицеенда укый. Сынаулар нәтиҗәләре буенча 10-нчы сыйныф укучысы Розалина Миргалимова «алтын» яулый, ә сигезенче сыйныф укучысы Ралина Йосыпова «көмеш»кә ия була.

Команданың тагын ике катнашучысы - мәскәүле Елизавета Неустроева һәм Санкт-Петербургтан Таисия Коротченко - алтын медальләр алды.

Команда белән укытучылардан Алинә Сафиуллина, Ольга Нечаева һәм Кирилл Сухов җитәкчелек итте.

Европа кызлар олимпиадасы 2012 елдан бирле мәктәп укучылары өчен ел саен үткәрелә. Командалар составына дүрт катнашучы керә. Киләсе олимпиада 2021 елның 9-нчы апреленнән 15-нче апрельгә кадәр Грузиядә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International