РФ мәгариф министры Сергей Кравцов белдергәнчә, ил мәктәпләре гадәти эш форматына кайтачак, ә дистанцион белем бирү эшләнмәләре киләчәктә мәгариф системасын камилләштерү өчен кулланылачак, әмма мәктәп укучылары белем алуның гадәти форматын алыштырмаячак.
"Без мәктәп укучыларының парта артына кайтырга теләүләрен күрәбез, ә укытучылар - яңадан мәктәп сыйныфларында укытырга тели. Мәктәпләр үз ишекләрен ачкач, без, әлбәттә, мәктәпне дистанцион укыту белән алыштырмаячакбыз. Әмма алынган тәҗрибәне белем бирү сыйфатын күтәрү өчен кулланачакбыз һәм белем бирү мохите мөмкинлекләрен киңәйтә алачакбыз», - дип ассызыклады министр.
Ул дистанцион уку өлкәсендәге эшләнмәләр киләчәктә белем бирүнең сыйфатын күтәрү, шулай ук өйдә шөгыльләнергә мәҗбүр булган балалар өчен укуны оештыру өчен кулланылырга мөмкин, дип аныклады.