«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VIII милли чемпионаты финалы 2020 елда онлайн-форматта узачак, дип хәбәр итә «Яшь профессионаллар» берлеге матбугат хезмәте.
"Быел Кузбасста узачак милли чемпионат принципиаль яңа форматта - онлайн режимында узачак", - дип белдерде Кемеров өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев.
Ярышлар финалы 2020 елның 7-20 сентябрендә көллиятләрнең төбәк мәйданчыкларында, шулай ук махсус һәм халыкара компетенцияләр үзәкләрендә узачак. Катнашучылар җиде блокка бүленгән 170тән артык компетенция буенча: төзелеш һәм төзелеш технологияләре, иҗат һәм дизайн, мәгълүмати һәм коммуникация технологияләре, хезмәт күрсәтү өлкәсе, җитештерү һәм инженерлык технологияләре, мәгариф, транспорт һәм логистика буенча осталыкта ярышачаклар.