2020 елның 21 апреленнән 24 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан федераль университеты мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм һөнәри белемнәрен арттыру Идел буе төбәкара үзәге белән берлектә, дистанцион форматта «Дистанцион укыту: укытучылар һәм укучылар өчен кыенлыклары һәм аларны җиңү юллары» темасы буенча Zoom платформасында шәһәр һәм район мәгариф бүлекләре методистлары, муниципаль һәм мәктәп методик берләшмәләре җитәкчеләре, республика мәгариф оешмалары җитәкчеләре өчен түгәрәк өстәлләр үткәрә.
Чарада 300дән артык педагогик хезмәткәр катнаша. Түгәрәк өстәлләр сериясе барышында белем алучыларның танып белү эшчәнлеген активлаштыру, укытучы белән укучының интерактив хезмәттәшлеге мөмкинлекләрен киңәйтү, белем бирү казанышларын бәяләү һәм белем бирү сыйфатын яхшырту өчен дистанцион белем бирүнең заманча технологияләреннән файдалануның нәтиҗәле практикалары карала.