ТАССта мәктәп укучылары өчен "Зур тәнәфес" Бөтенроссия конкурсын үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе узачак

2020 елның 24 апреле, җомга

ТАССта мәктәп укучылары өчен "Зур тәнәфес" Бөтенроссия конкурсын үткәрүгә, шулай ук үзизоляция чорында өлкән сыйныф укучыларына үсеш һәм белем алу өчен яңа мөмкинлекләргә багышланган онлайн-форматта матбугат конференциясе узачак.

Конкурс этаплары, катнашучыларның географиясе, иң кирәкле юнәлешләр һәм конкурс сынаулары, шулай ук төп призлар турында "Россия - мөмкинлекләр иле" АНО генераль директоры Алексей Комиссаров, "ПроеКТОрия" порталы директоры Светлана Патрикеева һәм конкурста катнашучылар Варвара Дерябкина һәм Вадим Китов сөйләячәк.
"Зур тәнәфес" мәктәп укучылары Бөтенроссия конкурсы "Россия - мөмкинлекләр иле" проекты платформасында булдырылды һәм 2020 елның 28 мартында старт алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International