Регионнарда дистанцион уку өчен мәктәп укучыларына якынча 50 мең компьютер техникасы тапшырылган

2020 елның 24 апреле, җомга

Россия Мәгариф министрлыгы, "Бердәм Россия" партиясе һәм Стратегик инициативалар агентлыгы "Өйдә укырга ярдәм ит" уртак акциясе кысаларында Россия мәктәп укучыларына бушлай 50 мең берәмлек компьютер техникасы һәм гаджетлар тапшырылган. Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцов бүген ТАССта онлайн-форматта узган «Минем мәктәп online» мәгариф проектын эшләтеп җибәрүгә багышланган матбугат конференциясе барышында журналистларның сорауларына җавап биргәндә хәбәр итте.

«Өйдә укырга ярдәм ит» бөтенроссия акциясе Россия балаларына, бигрәк тә аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән, чикләү чаралары чорында дистанцион технологияләрне кулланып, өйдә тулы кыйммәтле белем алу мөмкинлеге алырга ярдәм итәчәк.
Аерым алганда, Мәскәү өлкәсендә 6,5 мең укучы тәэмин ителгән, Санкт-Петербургта 8,5 меңнән артык планшет һәм компьютер, Татарстан Республикасында 2 мең берәмлек компьютер техникасы бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International