«Социаль изоляция чорында ата-аналарга психологик ярдәм» вебинары

2020 елның 24 апреле, җомга

2020 елның 23 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты белән берлектә ата-аналар җәмәгатьчелеге, класс җитәкчеләре һәм белем бирү оешмалары өчен "Ачык класс" проекты кысаларында «Дистанцион укытуны оештыру. Социаль изоляция чорында ата-аналарга психологик ярдәм» темасына тематик вебинар үткәрде.

Вебинар кысаларында  укытуның яңа формасына күчү шартларында педагогик бергәлектә булган кыенлыкларны ачыклау максатыннан ТР Мәгарифне үстерү институты  уздырган мониторинг нәтиҗәләре тәкъдим ителде; социаль изоляция шартларында балаларның психологик сәламәтлеген саклау һәм өйдә нәтиҗәле укытуны оештыру өчен оптималь мохит булдыру буенча ата-аналарга киңәшләр бирелде.
Моннан тыш, КФУның Лобачевский исемендәге лицееның  дистанцион белем бирүне оештыру буенча уникаль тәҗрибәсе тәкъдим ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International