Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Мәгариф волонтерлары» проекты кысаларында киләсе атнадан укытучылар өчен вебинарлар старт алачак, дип хәбәр итте Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов.
Бу хакта ул Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының һәм ОТР телекомпаниясенең уртак «Минем мәктәп online» телепроектын эшләтеп җибәрүгә багышланган онлайн-форматта узган матбугат конференциясендә белдерде.
"Бу масштаблы проект. Аңа югары педагогик уку йортларының өлкән курс студентлары кушылды, алар укытучыларга эшләрендә, шул исәптән яңа мәгълүмати ресурслар һәм цифрлы платформалар кулланганда, ярдәм итәргә теләк белдерде, - диде Кравцов.
Министр билгеләп үткәнчә, әлеге проект кысаларында белем бирү процессын ничек яхшырак оештыруны аңлау өчен укучы һәм укытучыга кирәкле киңәшләр эшләнгән.
«Мәгариф волонтерлары» Россия Мәгариф министрлыгы проекты белем бирүне оештыруда педагогларга ярдәм итү өчен илнең төрле төбәкләреннән югары педагогик уку йортларын берләштерде.
Проектның башлануы турында 13 апрельдә Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.