"Минем мәктәп online"да теледәресләр расписаниесе басылып чыкты

2020 елның 24 апреле, җомга

Мәгариф министрлыгы "Триколор" мультиплатформ операторы белән берлектә "Минем мәктәп online" белем бирү телеканалын эшләтеп җибәрде, ул өлкән сыйныф укучыларына имтиханнарга әзерләнергә ярдәм итәчәк. Белем бирү телеканалын барлык теләүчеләр дә карый ала. Аны спутник аша (каналларның гомуми исемлегендә 408 номеры астында) яки онлайн - Smart TV да, смартфоннар, планшетларда "Триколор Кино и ТВ" бушлай кушымтасында карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International