Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәктәп укучыларын һәм студентларны дистанцион укыту темасына багышланган #ТатарстанОнлайн тапшыруында катнашты. Ул 21 апрельдә булды һәм Татарстан Республикасының рәсми берләшмәләрендә Вконтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендә, шулай ук YouTube каналында трансляцияләнде. 23 апрельгә булган мәгълүматлар буенча эфирны карауның гомуми саны 680 меңне тәшкил итте. Анонслар барышында, шулай ук туры эфир вакытында социаль челтәрләр кулланучылары 1200дән артык сорау һәм шәрехләр калдырган.
Сәгать ярымлык эфир дәвамында Рафис Борһанов татарстанлыларның төп һәм еш кына бирелә торган сорауларына җавап бирде.