Катнашырга барлык илләрдән, төрле милләттән, этнослардан һәм халыклардан булган 16 яшьтән 26 яшькә кадәрге яшьләр, мәктәп укучылары һәм студентлар чакырыла.
Конкурска өч номинация буенча фәнни, фәнни-гамәли һәм фәнни-фантастик эшләр кабул ителә:
- Дөнья алдында торган глобаль янауларны җиңүгә юнәлдерелгән конкрет идеяләрне һәм карарларны тасвирлаган иң яхшы эшкә;
-2100 ел чигендә планетаның һәм кешелекнең киләчәге турында фәнни күзаллауны һәм аның төрле сценарийларын чагылдыра торган иң яхшы эшкә;
-2100 ел чигендә фантастик гипотезалар һәм идеяләрне, күренешләрне һәм процессларны, вакыйгаларны һәм киләчәкнең перспективаларын тасвирлаучы һәм аларга фәнни аңлатма бирүче иң яхшы хикәягә, эссега яки репортажга.
Конкурсны уздыру сроклары:
- эшләрне кабул итү - 2020 елның 31 маена кадәр;
- эшләр экспертизасы - 2020 елның 1 июненнән 25 июненә кадәр.
- йомгаклар ясау, финал эшләрен билгеләү һәм җиңүчеләрне игълан итү - 2020 елның 26 июненнән 30 июненә кадәр.