IFTE-2020 педагогик белем бирү буенча VI Халыкара форум онлайн-форматта узачак

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Форум алты ел эшләү дәверендә беренче тапкыр Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы галимнәре дистанцион форматта педагогик белем бирү өлкәсендәге тикшеренүләр нәтиҗәләре турында фикер алышачак.
Күп кенә илләрне басып алган COVID-19 коронавирусы эпидемиясе халыкара спорт һәм мәдәни чаралар расписаниесенә төзәтмәләр кертүне дәвам итә. Хәзер үзгәрешләр IFTE педагогика белеме буенча халыкара форумга да кагылды, ул Казан федераль университетында алтынчы тапкыр узарга тиеш иде.
IFTE оештыручылары билгеләп үткәнчә, форумга ел саен дөньяның төрле илләреннән делегатлар килә. Форумда катнашучыларны йоктыру куркынычына дучар итмәс өчен, IFTE-2020 виртуаль форматта оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International