Спас районы мәктәпләрен тәмамлаучылар «Запас гаджетыңны мәктәпкә бир» республика акциясендә катнаша

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә Спас районының 1886 укучысы дистанцион рәвештә белем ала.

Аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән булган кайбер укучыларның интернет һәм кирәкле җиһазлары (компьютер, планшет, ноутбук, смартфон) булмау сәбәпле онлайн укыр өчен мөмкинлекләре юк..
 
Район мәктәпләре җитәкчеләре узган елгы чыгарылыш укучыларына дистанцион уку вакытында җиһазлар белән ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Бүгенге көндә әлеге акциядә 11 кеше катнашты, алар дистанцион уку өчен 12 техник чара тапшырды һәм районның ике укучысына лимитсыз интернет өчен түләде.
 
Иске Рәҗәп урта мәктәбе укучыларына Спас районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтовтан мобиль җайланма бирелде. Антоновка урта мәктәбе укучыларына районның авыл җирлекләре башлыклары В.С. Фролов һәм Р. Т. Галәветдинова планшетлар тапшырдылар. Болгарның 1нче урта мәктәбен тәмамлаган, ә Хәзер Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы директоры Җиһаншин Р.Р. үз мәктәбе укучысына ноутбук бүләк итте. Шулай ук  суд приставлары бүлеге начальнигы Шахназарян В.А., Никольск урта мәктәбе укытучылары Синицина М. Г. һәм Тареев Н. А. һәм башкалар район укучыларына техник җиһазлар белән ярдәм итте. Ким урта мәктәбен тәмамлаган А.В. Выжлов үз мәктәбенең ике укучысына лимитсыз интернет өчен түләде.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International