Түбән Кама предприятиесе күп балалы гаиләләргә планшетлар бүләк итте

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Түбән Кама  "Түбән Кама Нефтехим" җәмгыяте үз хезмәткәрләре арасыннан күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә ярдәм күрсәтергә һәм аларга планшетлар, азык-төлек һәм тәм-томнар бүләк итәргә карар кылды.

Предприятие эшчесе Андрей Зверевның дүрт баласы бар: өч кызы һәм улы. "Түбән Кама нефтехим"да ир-ат егерме ел эшли. Ул планшет, тәм-томнар һәм азык-төлек җыелмасын тапшырганнар рәтенә керде.
Үз-үзен изоляцияләү шартларында укучылар, бөтен республикадагы кебек үк, дистанцион рәвештә укыйлар. Бүләк ителгән планшет кызларын укыту процессында ярдәм итәчәк, дип саный Андрей. "Аллага шөкер - мин эштә. Хатын алар белән, ләкин газаплана, әлбәттә: төшкә кадәр берсе белән, төштән соң икенчесе белән шөгыльләнә», - дип, үз фикерләре белән бүлеште Андрей.
Предприятиенең тагын ике хезмәткәре  файдалы бүләкләр алды: берсендә - дүрт, икенчесендә - алты бала.

  •  
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International